Воронежда 30 яшьлек ир тәрәзәдән сикереп 5 айлык бала булган коляска өстенә килеп төшә. Сабый да, ир-ат та һәлак булган.
Әлеге хәлнең видеосынан күренгәнчә коляска этеп баручы әни тротуардан барган була. Кинәт биеклектән коляскага кеше егылып төшә. Коляска төрле якка «чәчелә» ир-ат белән сабый асфальтка килеп төшә.
Билгеле булганча, 5 айлык малайны табиблар коткарып калырга тырышкан, ләкин ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
Полиция хезмәткәрләре коляскага егылган ир-атның шәхесен ачыклый алмаган. Күршеләре аның соңгы катта яшәвен генә әйткән. Фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat