Татарстанның өч мәктәбендә карантин кертелде

Татарстанда салкын тию авыруы аркасында өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның ике мәктәбендә дүрт сыйныф, бер сыйныф — Яр Чаллы мәктәбендә ябылган.

«Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле рәвештә вакытлыча изоляциягә җибәрелде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Барлыгы 133 укучы карантинда.


Фикер өстәү