«Парлы йолдызлар»ның тамашачы алдында мәхәббәт аңлашуына шикләнәм»

«Без – алдынгы…» – дип сөйләнә-сөйләнә шулхәтле азып киттек, бүгенге көндә ирле-хатынлы җырлау ягыннан татар эстрадасы да беренче урынга чыкты. Шушы гомер яшәп дигәндәй, мондый хәлне күргән юк иде әле. Гаилә дуэтларының ишәю сәбәпләрен шәхсән үзем тәгаен генә аңлата алмыйм. Кайберәүләр моны акча белән бәйли, ягъни ирле-хатынлы җырлагач, һәр концерттан гаилә бюджетына акча да ике мәртәбә күбрәк керә, диләр. Шул ук вакытта бу хәлне татарның үтә дә мәхәббәтле халык булуы, гаиләнең кадерен белүе белән дә аңлатучылар бар. Алар да хаклыдыр, тик татар мәхәббәт дигәннәрен ир белән хатын арасындагы иң чиста, иң кадерле хис санап, аны кешегә сиздерергә, халык алдында ачып салырга бик күнекмәгән. Кеше алдында лач-лыч үбешү генә түгел, «Яратам!» дип кычкырып әйтергә дә кыенсынган татар. Мәхәббәт хисләре элек-электән «күңел аулагы»нда сакланган. Ул кирәк чагында гына тышка бәреп чыккан. Элек һәр татар гаиләсендә диярлек 8–10 бала булу шуңа дәлил түгел микән, дип шикләнәм.

Мин «парлы йолдызлар»ның тамашачы алдында мәхәббәт аңлашуына шикләнәм. Менә бер пар инде күпме вакыт: «Бул үземә генә», – дип җырлый. Белүемчә, алар яңа өйләнешкәннәр түгел, берничә ел бәхетле гомер кичерәләр. Әмма ни өчен һаман «бул үземә генә» дип өзгәләнәләр икән? Әлеге уемны дустым, язучы, йомры сүз остасы Камил Кәримовка да әйттем. «Агайне, бу – бик четерекле мәсьәлә, ну шулай да бер фикер  әйтим, димәк, әлеге җырчылар, гүләйт итми микән, дип бер-береннән шикләнәләр», – диде Камил. Аның белән йөз процент килешеп бетәсе дә килмәде. «Мәхәббәтле парларның җыр аша кеше күңеленә сөю хисләре салырга хакы юкмыни?» – дип киреләнгән булам. Соң чиктә, ирле-хатынлы җырчылар халыкны үрнәк гаилә корырга  да өнди түгелме соң? Кайбер саннарга ышансаң, бүгенге көндә Россиядә никахлашканнарның 65 проценты аерылыша икән. Ярый әле Татарстанда 53 процент тирәсе генә ди. Әгәр татар эстрадасы сәхнәсеннән бәхетле парлар да юкка чыкса, без Россияне шундук узып китәргә мөмкинбез. Димәк, парлап җырлау заман таләбе, көн кадагындагы проблема булып чыга?! Алай дисәң, бүген күп кеше каргарга яраткан совет чорында ни өчен гаиләләрнең 4 проценты гына таркала торган булган икән? Урысның бер юмористы әйтмешли: «Вопрос, кәнишне, интересный». Бит ул заманда ир белән хатын җитәкләшеп сәхнәгә чыкмаган, эштеренә-эштеренә җырламаган.

Әлеге дә баягы Камил Кәримов: «Агайне, бүгенге статистиканы байлар һәм эстрада йолдызлары үзе боза. Аерылышучыларның күбесе шулар арасында. Элек бар халык бер төрлерәк яшәгән, маена чыдый алмаучылар аз булган. Кая анда әллә ничә хатын асрау?» – ди. Миңа кызык булып китте һәм аерылышучыларның кайсы социаль төркемгә каравын өйрәнгән булдым. Баксаң-күрсәң, бүгенге көндә аерылышуның төп сәбәбе хыянәт икән, һәр дүрт парның берсе – ирме ул, хатынмы – нәфесен тыя алмый. Җенси азгынлык дип әйтүем. Әле бер ун елдан кушылучылар һәм аерылышучылар саны тигезләнәчәк икән, дип тә куркыталар. Шуңа күрә матур гаилә үрнәге кебек тоелган «парлы йолдызлар»ны хуплыйсы да килеп киткәли. Сез ничек уйлыйсыздыр, аптыраганнан гына әйтү инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү