«Табын яныннан торгач, шундук өйдән чыгып китәргә ярамый, кияүгә чыкмый калуың бар!»

Марилар турында кызыклы фактлар

Марилар тагын Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Мамадыш, Кукмара, Арча җирлекләрендә яши.

Улисьял авылының барлыкка килүе турында берничә төрле риваять бар. Шуның берсе менә болайрак яңгырый: авыл халкының ата-бабалары элек бу урында яшәмәгән. Тоштоял корем дигән авыл булган, шуның янында Овда (мари халкы мифологиясендә явыз рухлар. – Ред.) яши башлый. Ул шушы авылга каргыш сала. Авыл халкы моны белеп алып, бүтән урынга күченеп китә. Яңа урынга исә «У лийшыл ял» дип исем кушалар. Бу инде «яңа авыл» дигәнне аңлата.

Мари халкының төп бәйрәме – Семык. Ул җәй якынлашуны белдерә.

Мари халкының төп төсе – ак төс.

«Чирмеш туны» – урманны шулай атап йөртәләр.

Мари халкының күпчелеге – мәҗүси. Табыну агачлары итеп юкә, каен, наратны сайлыйлар.

Марилар үзләрен тыныч һәм таза-батыр халык дип тасвирлый. Шушы авыл халкы сөйләвенә карасаң, бу җирлектә Тәкый карт дигән кеше яшәгән. Ул хәтта мунча кергәндә дә аркасын кирпеч белән удырта торган булган. Тәкый урман каравыллаган. Ул шулкадәр көчле булган ки, хәтта армиядә дә тупны (пушка) иңбашына салып йөрткән.

Ашап-эчеп, кунак булганнан соң, табын яныннан торгач, шундук өйдән чыгып китәргә ярамый. Берничә минут утырып тору кирәк. Моны марилар бигрәк тә яшь кызларга кисәтү кебек әйтә: кияүгә чыкмыйча калулары ихтимал!

Йорт хуҗалары һәр кешене ишектән үк каршы алырга, ишеккә кадәр озатып куярга, өлкәннәр хәер-фатихасын бирергә тиеш икән.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү