Төрле дин вәкилләре арасында  хоккей ярышлары башланды

Казанда  беренче тапкыр “Дуслык кубогы”на Бөтенроссия ярышлары башланган. Анда Татарстан башкаласыннан һәм Уфадан төрле дини конфессияләр вәкилләреннән торган командалар катнаша.

“Төрле диннәр вәкилләре катнашында аерым уеннарны  моңа кадәр дә үткәргән бар иде. Монысын без дуслык, тынычлык, бе-береңне ярату, хөрмәт итү бәйрәме буларак үткәрергә карар кылдык”, – ди Татарстан Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов. Аның әйтүенчә, мондый турнир үткәрү турында игълан ителгәннән соң шундук Россиянең төрле почмакларыннан дистәләрчә гариза килеп төшкән.

Турнир хоккейны популярлаштыру һәм дини конфессияләр арасында тынычлык, дуслык, татулыкны ныгыту максатында үткәрелә.

Ярышлар алдыннан хоккейчыларга  Салават һәм Күмертау епискобы Николай,  Татарстан мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфат хәзрәт Хәсәнов  хәер-фатиха биргән.

Турнирның беренче уенында Казанның Духосошественское храмы каршында булдырылган “Добрыня” командасы белән Салават епархиясенең яшьләр җыелма командасы үзара көч сынашкан. Казан командасы 11:3 исәбе белән откан.

Сүз уңаеннан, команда храмга йөрүчеләрдән, Казан Православие гимназиясендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләреннән тора.

Уеннарда шулай ук православие храмнары башлыкларыннан һәм мәчетләрнең имам-хатыйпларыннан торган “ОРЯВВО”, Казан танк училищесының “Т-26”,  Татарстан Югары суды вәкилләреннән торган “Фемида” командалары һ.б. катнашачак.

Фото: Татар-информ

 

 

 

 

 


Фикер өстәү