Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Совет районының 18нче хастаханәсенә караган 3нче сырхауханәне ачуда катнашты.
Әлеге сырхауханә Танкодромда яшәүчеләрнең күп санлы гозерләрен истә тотып ачылган.
— Республика җитәкчелеге безне хуплады һәм без күптән көтелгән филиалны ачабыз, — диде министр.
Латыш укчылары урамында урнашкан сырхауханә 297 кв метрны били, аны сафка бастыру өчен 11 млн сум акча бүлеп бирелгән. Төзекләндерү эшләре узган ел ноябрьдә башланган, ә 24 февральдән сырхауханә пациентлар өчен ишекләрен ачачак.