Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

Ничә еллар янәшәңдә яшәгән кешегә дә башка күзлектән карар, аны яңа күргәндәй булыр өчен кайвакыт бер очрак та җитеп аша. Күрше Салавычта фельдшер-акушерлык пунктында утыз елдан артык эшләгән Сүрия Зыятдинова белән дә шулай булды.

Күрер күзгә тыныч, тыйнак Сүрияне, безнең авыл кызы булмаса да, әнә шуның кадәр ел беләм. Апамның шушы ике авылда яшәүче ике кызында өчәр малай үсә, инде ничә еллардан бирле нинди генә сораулары булса да Сүриягә мөрәҗәгать иткәннәрен дә беләм. Төнлә авырыйлармы, көндезме, колак диләрме, аякмы, эт тешлиме, имгәнәләрме (берсеннән-берсе шук, тиктормас бу малайлар әти-әниләренә генә түгел, Сүриягә дә шактый күп һәм төрледән-төрле мәшәкатьләрне аз ясамадылар), аның телефонын аласына, дөрес диагноз куясына, акыллы киңәш бирәсенә ышанып шалтыраталар. Җитди авырып китеп, Казанга юллама биргәч, заманча аппаратураларда тикшеренеп кайткач та, «Сүрия апай әйткәннәрнең барысы да дөрес булды», – дип шаккатканнары да, без сөйләгәннәрдән чыгып кына ничек шулай төп-төгәл диагноз куйган икән, дигәннәре дә истә. Гәрчә болай гаҗәпләнүләре инде беренче очрак кына булмаса да. Шуңа да район үзәк хастаханәсенә барганчы, һәрчак иң элек аңардан киңәш-табыш итәләр. Сүрия Балтачка барыгыз дисә – Балтачка, Казанга дисә – Казанга баручылар безнекеләр генә дә түгел.

Сүрия кебекләрне, мөгаен, үз эшенең остасы диләрдер. Хәер, үз эшенеке генә түгел. Авыл фельдшерларының төп вазыйфасы бит – табиблар билгеләгән дәваларны үтәү генә. Ә аның кебекләр инде кайбер юклы-барлы табибларны да «бәреп ега». Заманча дәваны да белә, халык медицинасыннан да сиңа ни кирәген аңлатып бирә. Тәҗрибә дигәнең үзенекен итәдер, мөгаен: бүген инде ул кайсы табибның кайсы авыруга нинди дәва бирәсен дә, кемгә нинди дәва килешәсен дә чамалый. Хезмәттәше – килендәше Лилия белән дә килешеп, аңлашып эшлиләр. Лилиянең стажы тагын да күбрәк – 36 ел.

– Килендәшләр булгач, җиңелрәктер? – дигән идем дә, «Без инде килендәшләр булганчы өч ел бергә эшләп, дуслашып, бер-беребезне өйрәнеп беткән идек», – диләр. Эш бүлешеп тә утырмыйлар икән. Вызовларга кем буш яки кемне чакыралар, шул барса, икесе бергә туры килгәндә һәркем үз вазыйфасын үти. Кызларның берсе – дәвалау эше буенча, ә икенчесе гинекология һәм педиатрия буенча белем алган.

– Хәзер авыру-чирләр бик күбәйде, катлауланды. Аларны элекке кебек гади дару-уколлар белән генә дәвалап булмый. Шуңа күрә күп укырга туры килә. Кешеләр дә бик үзгәрде, таләпчәнгә әйләнде. Без бирегә кергән һәркем канәгать булып калсын дип тырышабыз. Кайчакта, аеруча өлкәннәргә укол-дарудан да бигрәк җылы сүз, сөйләшү, тыңлау, тынычландыру кирәк була, – ди кызлар.

Үткән еллар эчендә үлем-китемне дә, фаҗигале хәлләрне дә күп күргән алар. «Аларга берничек тә ияләшеп булмый, ул очракларның һәркайсы йөрәккә уелып кала, – диләр. – Бәхетебезгә, моңа кадәр их, шул кешегә вакытында барып җитә, ярдәм күрсәтә алмадык дигән үкенечләр булмады».

Әмма кызлар яшерми, эш практикасында әле үткән елгы кебек сынаулы ел булмаган.

– Башта кеше бит әле таҗлы вируска ышанмады, уйлап чыгарылган әйбер дип йөрде. Башка авылларда авыручылар күренә башлагач та, безгә килмәс әле дип уйлады. Ә менә июльдә, авылыбызда бер-бер артлы дүрт кеше үлгәч, курку башланды, – дип сөйли Сүрия. – Аз гына йөткерсәләр дә, тыңлап карагыз әле, кандагы кислород күләмен үлчәгез әле, дип килделәр. Авыручылар да шактый булды, гаиләләре-гаиләләре белән яттылар. Бөтенесен дә хастаханәгә салмадылар, андыйларга без өйдә дәва бирдек. Җәй, гомумән, безнең өчен дә бик авыр булды…

– Авыруның иң таралган чагы 40 градуслы эссе көннәргә туры килде, – дип сүзгә кушыла Лилия. – Өйдән-өйгә йөрдек инде. Бер тапкыр кия торган махсус киемнәр бирделәр, шуларны капка эченә кергәч киябез, чыкканда шунда чишенәбез… Пунктка кайткач, үзебезчә киемнәрне, сумкаларны эшкәртәбез. Әмма күпме саклансак та, икебез дә авырдык. Ярый әле, гаиләдәгеләрне саклап кала алдык…

– Ул чакта гел хастаханә белән элемтәдә тордык. Авыручыларны табиблар да даими килеп карап, тикшереп торды. Без алар кушканны гына үтәдек, – ди кызлар.

Куркуларын да яшермиләр.

– Моңа кадәр без күргән чир түгел бит. Хәзер инде җиңелрәк, дәвалау тәртибе бар, авыру билгеләрен, аның формаларын да беләбез. Шөкер, бүген авылда авыручылар юк, балалар арасында авыручылар бөтенләй булмады, – ди алар. – Кеше саклык чараларын күп күрде, шуңа күрә грипп, ОРВИ белән авыручылар да бик аз булды. Хәзер инде без дә битлек-пирчәткәдән генә эшлибез.

Әмма әле алар карамагындагы авылда вакцина ясатырга ашыкмыйлар икән. Ундүрт кеше генә ясаткан. Сүрия белән җәмәгате Фәнил иң беренчеләрдән булып кадатып, башкаларга үрнәк күрсәткән, Лилия әле йөткереп торам, бераздан мин дә ясатам ди.

– Без инде ике тапкыр ясаттык. Ирем икесендә дә бернинди билге сизмәде, минем бер көн тирәсе бераз температура булды, – ди Сүрия. – Башкалар да тора-бара ясатыр дип ышанам. Кеше бит әле ватсап аша таралган мәгълүматларга ышанып, курка калды. Инде бүген үк теләк белдерүчеләр бар.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү