Казан халкының нинди су эчүе билгеле

Социологик сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казанда яшәүчеләр краннан аккан суны эчми диярлек. Zoom Market агентлыгы төзегән рейтингта Татарстан башкаласы бу җәһәттән 15 нче урынга чыккан. Бары тик Воронеж һәм Уфа шәһәрләрендә генә суүткәргеч суын Казанда яшәүчеләрдән сирәгрәк эчәләр икән. Ә менә Түбән Новгородта, Мәскәү һәм Саранскида краннан аккан суны шикләнмичә ашка-суга кулланалар.

Гомумән алганда, илдә сораштыруда катнашучыларның 46 проценты торбалар аша килүче су сыйфатыннан канәгать. Респондентларның өчтән бер өлеше төрле фильтрлар куллана. 12 проценты зур пластик шешәләргә тутырып сатыла торган чистартылган су сатып ала, 9 проценты суүткәргеч суын кайнатып эчүне хуп күрә. Сораштыруда катнашучыларның нибары 11 проценты гына даими рәвештә кран суын эчә.
Сораштыру Россиянең 17 шәһәрендә, 2040 кеше арасында үткәрелгән.


Фикер өстәү