Краб таякчыкларыннан яңача салат ясау ЫСУЛЫ

Ингредиентлары – шул ук, эшләнеше генә бераз үзгәрәк. Тәме исә – бөтенләй башкача. Ышанмасагыз, үзегез үк ясап карый аласыз.

 

Кирәк булачак: бер кап краб таякчыклары, өч йомырка, бер банка кукуруз, зур булмаган өч кыяр, уртача зурлыктагы бер бәйләм укроп, бераз дөге (булмаса да ярый), тәменә карап, майонез һәм тоз.

Краб таякчыкларын озынча итеп, токмачлап турыйбыз да тирән эчле савытка салабыз. Сыекчасын саркытып, кукуруз, бераз дөге өстибез. Кыярны да – озынча итеп, ә укропны ваклап турыйбыз. Шуннан – иң кызыгы! Икенче бер савытка йомыркаларны сытып, бераз тоз салабыз һәм күпертәбез. Шуннан юка гына өч йомырка коймагы (диаметры 22-24 см) пешереп алабыз. Коймакларны озынча итеп турап, майонез салабыз һәм барысын бергә кушып болгатабыз. Йомырка коймаклары салатка үзгә, искиткеч тәмле тәм өсти дә инде!


Фикер өстәү