Казанда түрә булырга теләүчеләр саны аз

Казанда яшәүчеләрнең нибары 26 проценты гына түрә булырга тели. SuperJob сервисының тикшеренү мәгълүматлары шуны раслый. Бу – Россия шәһәрләре арасында иң түбән күрсәткеч.

Дәүләт хезмәтендә эшләргә хыялланучылар саны буенча Краснодар беренче урында бара: биредә халыкның 63 проценты дәүләт органнарында эшләргә тели. Шулай ук Ростов-Дон (сораштыруда катнашучыларның 57 проценты) һәм Красноярск (56%) шәһәрләрендә яшәүчеләр дә – бу җәһәттән лидерлар исәбендә.
Гомумән ил буенча алганда, халыкның 37 проценты чиновник булырга тели. Бигрәк тә йөкләр ташу буенча менеджерлар (55%), реклама белгечләре (51%) һәм склад мөдирләре (46%) дәүләт органнарына эшкә китәргә тели. Ә менә программистларның (6%), система администраторлары (13%) һәм дизайнерларның (18%) бу теләге барысыныкыннан да кимрәк.
Сораштыру илнең 780 торак пунктында үткәрелгән. Анда 5 мең кеше катнашкан.


Фикер өстәү