Уҗым ничек кышлаган?

Быел кыш суык булды. Аның каравы кар мулдан. Тик менә яз гына бераз тоткарлана. Мондый һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Быел алар кышны ничек чыга? Әлеге сорауларны белгечләргә юлладык.

Кар катламының калын булуы һәм туфрак температурасының җылы торуы уҗым культуралары өчен куркыныч тудыруы бар. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы филиалы белгечләре әнә шундый фикер әйтте. Мәгълүм булганча, белгечләр һәрдаим көзге культураларның торышын тикшереп тора. Гомумән алганда, узган ел 6334 гектар мәйданда кырлар күзәтү астында булган. Соңгы тикшеренүләр буенча, республиканың төрле урыннарында 12–72 см калынлыгында кар яткан. Үсемлекләр тамыры янындагы туфрак температурасы -0,5 – -5,8 градусны тәшкил итә.
Уҗым культуралары бер дә һәлак булмыйча тормый инде. Быел да көзге культураларның 0,6–0,8 проценты тирәсенә зыян килгән. Ләкин бу – гадәти күренеш. Шул ук вакытта иң зур зыянны Алабуга районының «Колос» кооперативы күргән. Аларның 120 гектарда чәчелгән бодаеның 8,8 проценты һәлак булган.
Белгечләр әйтүенчә, кар катламының калын булуы аларны салкын һава торышы һәм температура «уйнавы»ннан саклаган. Шул ук вакытта Арча, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында үсемлекләр тамыры янындагы туфракның җылы булуы аларның үлеменә китерергә мөмкин. Мәсәлән, Арча районында «Ак Барс» агрокомплексы кырларында кар катламы 62–72 сантиметрны, ә туфрак температурасы -1,5–1,4 градусны тәшкил иткән. Чүпрәле районының «Дементьев исемендәге агрофирма» кырларында да вазгыять бик үк яхшы түгел икән. Биредә кар катламы 70 сантиметрны, ә туфрак -1 градусны тәшкил итә.
Районнардагы агрономнар арасында, көннәр кинәт суытып җибәрмәсен тагын, дигән курку да бар иде. Чөнки шулай булган очракта, үсемлекләр өстендә боз элпәсе барлыкка килеп, алар тончыгырга мөмкиннәр иде.
– Хәзерге вакытта республиканың кайбер кырларында мондый боз элпәсе 0,3–4 сантиметрны тәшкил итә. Бу үсемлекләр өчен куркыныч түгел, – ди «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстанда явым-төшем җитмәү сәбәпле, 218 мең гектардан артык көзге культуралар һәлак булган иде. Быел мондый куркыныч юк, дип ышандыра белгечләр.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү