Апрельдә кайбер ташламалар бетерелә

Әйтик, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, үзизоляциядә өйдә утыру өчен, “больничный”га чыга алмаячак.

 Россиядә узган елда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер ташламалар 1 апрельдән юкка чыгарыла. Бу хакта “Парламентская газета” хәбәр итә.

Беренчедән, 8 яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум күләмендә Яңа ел бүләге алуга язылган гариза 1 апрельгә кадәр генә кабул ителә. Сүз уңаеннан, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге 25 декабрьгә кадәр бу түләүне алырга өлгергән.

Моннан тыш, апрельдән башлап, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, үзизоляция режимын үтәү өчен, “больничный” алу хокукын югалта. Исегезгә төшерәбез: узган елда Министрлар Кабинеты өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә “больничный”га чыгу мөмкинлеге бирде.

Шулай ук Россия Үзәк банкы коронавирус кичергән яки пандемия сәбәпле керемнәре кимегән кешеләргә кредитларын реструктурлаштыруны 31 марттан туктата. Моннан тыш Үзәк банкның бурычлыларны фатирыннан куып чыгаруны тыюы гамәлдән алына.

Министрлар Кабинетының шикәр комы һәм сыек май бәяләрен киметү, бәяләр үсүне тоткарлау турында карары да ай башыннан гамәлдә булудан туктый. Мондый чаралар узган елның азагында бу продуктларның нык кыйммәтләнүе сәбәпле кертелгән иде. 1 мартта сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Евтухов әлеге продуктларга бәяләрне тотрыклыландыруга ирешү турында белдергән.

Моннан тыш апрельдә эш бирүчеләрнең электрон документлардан гына файдалануы буенча эксперимент төгәлләнә.  Әмма 10 мартта Россия Дәүләт Думасы экспериментны ноябрьгә кадәр озайту турында закон кабул иткән. Документ Федерация Советында карап тикшерүгә әзерләнелә.


Фикер өстәү