Татарстанда яшәүче Милиция исемле әбигә 95 яшь тулган

Аңа гадәти булмаган исемне әтисе кушкан.

Яшел Үзәндә яшәүче Милиция Николаевна Гайворонскаяга 95 яшь тулган. Әлеге исем белән аны гомере буе Эчке эшләр органнарында эшләүче әтисе «бүләкләгән».

Әлбәттә, Милиция ханым әлеге исемгә бик озак еллар ияләшкән. Исемен ишеткәндә аңа гаҗәпсенеп карап, каба-кабат сораучылар да, документларын кат-кат тикшерүчеләр дә булган.

Әлеге гадәти булмаган исемле апаның һөнәре дә гадәти түгел, ул столяр һөнәре алган. Яшь чагында Урал тайгаларында урман кискән, аннары кияүгә чыгып, ире белән 3 бала тәрбияләгән. Соликамскида хәрби заводта да эшләгән.

1969 елда Яшел Үзәнгә күченеп, 18 ел теплицада чәчәкләр үстергән. Аны юбилее белән котларга 3 баласы, 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы килгән.


Фикер өстәү