Ни өчен бөтен көчен биреп эшләгәннәр 15-20 елдан «яна»?   

26 мартта  Казанда  белгечләр арасында «һөнәри яну»  темасына багышланган  халыкара онлайн  конференция узачак. Чарага Чехия, Германия галимнәре дә кушылачак. Табиблар, психологлар, социаль  өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр,  журналистлар эштән арып китәргә мәҗбүр. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында шундый белгечләргә  психологик ярдәм турында сөйләштеләр. Мондый хәлләрне булдырмас өчен нәрсә эшләргә җыеналар?

– Узган ел пандемия физик һәм рухи сәламәтлегебезгә ярдәм кирәклеген күрсәтте. Беренчесе –  үз халәтебезгә ешрак игътибар итә башладык. Аралашу тыелгач, кешеләр белән күбрәк киңәшләшү, фикерләшү кыйммәтен аңладык. Борчыган мәсьәләләрне дә  ачык әйтергә өйрәндек. Икенчесе – авырып китүдән курку, анализ нәтиҗәләрен алгач курку барлыкка килде. Кешеләр психологик хезмәтләргә мөрәҗәгать итә башлады. Өченчесе – әти-әниләр белән  балалар арасында, гаиләдә мөнәсәбәтләргә игътибар артты. Дүртенчесе –  бер-беребезгә ярдәм итү теләге барлыкка килде, – диде  матбугат очрашуында катнашкан Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, «һөнәри яну» күренеше  кешеләргә ярдәм итүче белгечләргә кагыла. Шуңа күрә алар  үзләре дә һөнәри ярдәмгә мохтаҗ. Без психологик сөйләшүләрдән  төгәл психологик консультацияләргә күчәбез. Психолог үзе дә квалификация күтәрү, үз халәтен нормада тотуга мохтаҗ.

– Эштән алҗу проблемасы элек тә булган. Хәзер заман икенче: цифрлы технология керде, кыйммәтләр, тәрбия башка. Яшьләр, олылар арасында  да күзәтелә ул. Пандемия вакытында   «кайнар линия»ләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бермә-бер артты. Балалардан гына түгел, әти-әниләр, яшьләрдән дә сораулар шактый килде. Яшьләрне эшкә урнашу,  акча мәсьәләләре борчый. Элемтәгә килгән  сорауларга кем җавап бирә? Безнең  өчен  аның яхшы белгеч булуы мөһим. Алар тиз генә барлыкка килми. Бу – катлаулы хезмәт, – ди  медицина фәннәре докторы Анатолий Карпов. –  Эштә талчыгу еллар дәвамында барлыкка килә. Кеше бөтен көчен сарыф итеп, 15–20 ел эшли дә энергиясе беткәнне сизә башлый. Белгеч, үзенең хезмәте бәяләнмәвен  аңлап, физик һәм рухи яктан сынып, эштән китәргә мәҗбүр була. Бу күренеш психик, кан басымы, хәтер начараю кебек авыруларга китерә. Кеше үзенә зыян китермәсен, иң мөһиме – шул. Максат – бөтен кеше дә бәхетле булсын.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, эмоциональ яну бар, аннан беркая да китеп булмый.

– Сез халыкка мәгълүмат җиткерергә булышасыз. Пандемия вакытында тискәре информация артты. Сез шушы чорда кешеләргә  рухи яктан булыштыгыз, тынычлыгын сакладыгыз. Үз сәламәтлегегезне саклагыз, – диде Ләйлә Фазлыева журналистларга.

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү