Путин ятимнәргә һәм ялгыз ата-аналарга  ярдәм чараларын карарга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин 15 майга кадәр Хөкүмәткә балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү мәсьәләсен карарга кушкан. Хөкүмәт, Дәүләт Думасы һәм төбәкләрнең хакимият органнары белән берлектә, шулай ук ятимнәргә күбрәк фатирлар бирү мәсьәләсен дә өйрәнергә тиеш. Кирәк дип табылса, яклар законны үзгәртү турында тәкъдимнәр тапшырырга тиеш булачак.

Президент, әни яки әти кеше баласын ялгызы гына тәрбияләгән очракта, мондыйларга өстәмә ярдәм мәсьәләсен карауны йөкләгән. Йөкләмәне үтәүгә җаваплы итеп Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин , Премьер-министр Михаил Мишустин һәм төбәкләрнең башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре билгеләнгән.

Хөкүмәткә шулай ук 1 майга, Дәүләт Думасы белән берлектә, милектәге торак өлешләрен сатканда балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау чаралары нәтиҗәсен билгеләргә кушылган.

Йөкләмәләр Дәүләт Думасында фракцияләр җитәкчеләре белән очрашулар йомгаклары буенча бирелгән.

 


Фикер өстәү