Фәрит Мөхәммәтшин табибларга: «Сез туганнан алып олы яшькә кадәр безнең янәшәдә»

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге инициативасы буенча медицина вәкилләренә «Ак чәчәкләр» спектаклен күрсәттеләр. Әлеге чарага коронавирус белән көрәштә үз өлешләрен керткән 16 волонтер-медик һәм 150 табиб чакырулы иде. Спектакль алдыннан «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, бүләкләр тапшырды.

— Бөтендөнья сәламәтлек көнендә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге фидакарь хезмәт өчен тирән ихтирам йөзеннән шушы спектакльгә Татарстан сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен чакырды, — диде Парламент җитәкчесе үз чыгышында. — Сез сайлаган гомерлек һөнәр, һичшиксез, дөньядагы иң кешелекле хезмәтләрнең берсе. Кешеләр сәламәтлеге өчен өстегезгә җаваплылык алып, сез, һәрвакыт югары дәрәҗәдә профессиональлек, сизгерлек һәм мәрхәмәт күрсәтәсез, ярдәмгә килергә әзер торасыз. Нәкъ менә сез туганнан алып олы яшькә кадәр безнең янәшәдә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия һәм республика хөкүмәтләре, «Бердәм Россия» партиясе медицинага ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу исә кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый, җәмгыятьнең тотрыклы һәм имин булуын тәэмин итә.


Фикер өстәү