Медиклар һәм укытучыларга коронавирустан прививка ясату кагыйдәләре үзгәрә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинацияне илкүлдәм профилактик прививкалар календаренә кертергә ниятли. COVID-19ны кызамык, столбняк, гепатит кебек куркыныч авыруларга тигезләп, прививканы социаль әһәмиятле һөнәр ияләре – иң элек медиклар һәм педагоглар өчен рәсми төстә мәҗбүригә әйләндерү дигән сүз бу.

Укытучылар профсоюзы моны, дөрес чара, дип саный. Медицина хезмәткәрләре берләшмәсе исә, барлык сынаулар тәмамланганчы, коронавируска каршы прививканың ирекле булуы ягында. Россия Юристлар ассоциациясе, “Йогышлы авыруларны иммуноприфилактикалау турында” законга тиешле төзәтмәләр кертү төбәкләргә федераль бюджет хисабына вакцина сатып алу мөмкинлеге бирәчәк, дип, прививка чыгымнарын федераль үзәкнең үзе күтәрәчәген алгы планга чыгара.

Белүебезчә, коронавируска каршы прививка эпидемиологик күрсәткечләр буенча илкүләм календарьга кертелде инде. Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елның декабрь азагында бу җәһәттән боерык чыгарды. Эпидкүрсәткечләр буенча вакцинация эпидемия килеп чыгу куркынычы янаганда яки эпидемия вакытында үткәрелә.


Фикер өстәү