Татарстанда өйләреннән качкан яшүсмер малай белән кызны эзлиләр

Чаллыда ике яшүсмерне эзлиләр. Валерий белән Ләйлә 14 апрель төнендә әбиләренең беренче каттагы фатиры тәрәзәсеннән чыгып качканнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта аларның кайда булуы турында белүчеләр юк, яшәүсмерләр элемтәгә дә чыкмый.

Аларны эзләү өчен полициягә гариза тапшырылган.

Валерий кара дижинс чалбар, ак футболка, зәңгәр джинс куртка һәм куе кызыл төстәге кроссовкида булган. Ләйлә зәңгәр дижинс чалбар, кара куртка һәм ак кроссовки кигән. Әлеге яшьләрне күрүчеләр булса, 02 телефонына хәбәр итү сорала.


Фикер өстәү