Төркия чиге ябылу сәбәпле, “Аэрофлот” Мисырга пассажирлар санын ике тапкыр  арттыра

Самолетлар зурракларына алыштырылачак.

“Аэрофлот” компаниясе, Төркиягә очышлар чикләнгәннән соң, Мисырга пассажирлар күләмен ике тапкыр арттырырга ниятли. Бу хакта компания генераль директорының стратегия, сервис һәм маркетинг буенча урынбасары Андрей Панов РБК хәбәрчесенә белдергән.

Моның өчен самолетларны зурракларына – киң фюзеляжлыларына алыштыру күздә тотыла икән. Панов әйтүенчә, компаниянең 296 пассажирдан 301 пассажирга кадәр “күтәрә” ала торган 12 шундый очкычы бар. Бу урыннар санын аена ике тапкыр диярлек арттыру – 8,5 меңгә җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш компания инде 27 апрельдән атнага бер тапкыр Каһирәгә тагын бер рейс өстиячәк. Билетларның гомуми саны атнасына 2100гә җитәргә мөмкин. Шулай итеп, “Аэрофлот” Россия туристларының Мисыр юнәлешендә ял итүгә ихтыяҗын канәгатьләндерергә, шулай ук  югалтуларын өлешчә компенсацияләргә җыена.


Фикер өстәү