7 яшькә кадәрге балалары булганнарга “больничный»ны тулысынча түләү тәкъдиме белән чыкканнар

“Бердәм Россия” Генераль советы Секретаре Андрей Турчак “Россия аналар советы” хәрәкәте рәисе Татьяна Буцкая белән очрашуда 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга “больничный”ны, эш стажына бәйсез рәвештә, тулы күләмендә түләү тәкъдимен хуплаган.

“Мондый гаделсезлекне юк итәргә кирәк. Яшь ата-аналар әби-бабайлардан балалары белән утыруны сорарга мәҗбүр. Бу ата-аналарның үзләренә дә кагыла: чирләсәләр дә, хәлдән тайганчы эшлиләр. Шуңа күрә, әйдәгез, әлеге тәкъдим белән Президентка мөрәҗәгать итәбез”, – дип белдергән Андрей Турчак.
Балалы гаиләләргә ярдәм чараларының федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә хәл ителеп килүен искә төшерик. Татарстан бу исемлекне даими киңәйтә. Узган елда республикада яңа ярдәм чарасы: аз керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүне 100 процентка компенсацияләү гамәлгә кертелде.


Фикер өстәү