Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

Рәдис Гәрәев рецепты

Кирәк булыр: 2 йомырка, 200 мл кефир, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан кайнар су, 150 г он.

Йомырка, кефир, шикәр, тоз, үсемлек маен бергә кушабыз. 1 стакан суга башта сода салып болгатабыз, аннан соң кефирлы катнашмага салабыз. Катнашма артып китәргә тиеш. Аннан соң он өстибез. Калынрак белен ясар өчен, онны күбрәк салырга кирәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү