“Ватаным Татарстан” журналисты Зөһрә Садыйкованың сөенчесе бар!

Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе журналистлар арасында узган бәйгегә йомгак ясады.

Вакытлы матбугат чараларында җирле үзидарәләр эшчәнлеген иң яхшы яктырган журналистларны билгеләделәр. Быел әлеге конкурска 60ка якын эш кабул ителгән. Җиңүчеләр арасында “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова да бар. Журналистыбыз “Республика массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма” номинациясендә җиңү яулады.


Фикер өстәү