Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тугызынчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханын үткәрү даталарын әйттеләр.
РИА Новости хәбәр итүенчә, ул резерв срокларын исәпкә алып, 24 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.
Имтиханнар 24 һәм 25 май көннәрендә — рус теленнән, 27 һәм 28 майда математикадан узачак.
Резерв көннәре рус теле имтиханы өчен 8 һәм 30 июньдә, математикадан 16 июньдә һәм 2 июльдә каралган.
Рус телен 3 һәм 13 сентябрьдә, математиканы 6 һәм 15 сентябрь көннәрендә яңадан тапшырырга мөмкин булачак.