Үбешү уразаны бозамы?

“Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймовның “туры эфир”ы вакытында аңа язылучы бер кешедән үзенчәлекле сорау килгән. Сүз ураза вакытында үбешү турында бара.

– Ирем эшкә киткәндә иреннән үбеп китә. Бу уразаны бозамы? – дип сорыйлар дин белгеченнән.
Солтан хәзрәтнең җавабы исә мондый:

– Үбәргә ярый. Мөхәммәт с.г.в. хатыны Хәфсә: “Пәйгамбәр үз хатыннарын ураза вакытында үбә иде”, – дип белдерә.

Фото: islam-today.ru


Фикер өстәү