Казанда 25 мең кеше утсыз калган

“Советская” подстанциясендә янгын чыгу сәбәпле, Казанның Зорге урамында электр белән тәэмин ителү туктатылган.

Совет һәм Идел буе районнарындагы йортларда яшәүче 25 мең кеше утсыз калган. Әлеге вакытта гадәттән тыш хәл булган урында “Сетевая компания”сенең авария бригадасы эшли. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын 7 квадрат метр мәйданны биләп алган. Зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү