Май бәйрәмнәрендә коронавируска кагылышлы чикләүләр булырмы?

Май бәйрәмнәрендә коронавирус пандемиясе белән бәйле яңа чикләү чаралары кертелмәячәк, дип яза Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС.

Голикова билгеләп үткәнчә, төбәкләр инде гамәлдә булган чикләү чараларын үтәү турында тәкъдимнәр алган. Субъектлар төбәк территориясендә коронавирус ситуациясеннән чыгып чикләүләрне үзләре билгели ала.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә COVID-19ның таралуын киметү һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту тенденциясен дәвам итү өчен, бәйрәм арасындагы көннәр 4 майдан 7 майга кадәр рәсми рәвештә эшләми торган дип игълан ителде. Шулай итеп, президент Владимир Путин имзалаган Указ нигезендә, россиялеләр 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк.


Фикер өстәү