Балалар 1-10 майда каникулга китә

Татарстан мәктәпләре 1-10 май көннәрендә эшләмәячәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

  Аның әйтүенчә, бу көннәрдә балалар бакчаларында дежур төркемнәр ачарга ниятлиләр. Озын ялларда хезмәтен дәвам иттерүчеләр, мисалга, полиция, МЧС, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре сабыйларын бакчада калдыра алачак.  Шул ук вакытта ата-аналардан эш урыннарыннан белешмә таләп ителмәячәк.

Казан федераль университеты матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 1-10 май чорында уку йортының эшләве яки эшләмәве турында карар кабул ителмәгән әле. “Әлеге мәсьәлә буенча гамәлгә куючыбыз – Россия  Фән һәм югары белем министрлыгыннан карар көтәбез. Министрлыктан тиешле документлар алынгач кына карар кабул ителәчәк”,  – диде газета хәбәрчесенә вуз вәкиле.

Россия Мәгърифәт министрлыгы белдергәнчә, илдә барлык мәктәп укучылары каникулга китә.


Фикер өстәү