Бәйрәмнәрдә бакчаларда кизү төркемнәре эшләячәк

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез? Башлангыч мәктәп, бакчаларда кизү төркемнәре ачыламы? Бу көннәрдә әти-әниләрне әнә шул сораулар борчый. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Россия Президентының карары нигезендә 1–10 май ял көннәре дип билгеләнгән. 1–3, 8–10 май бәйрәм һәм ял көннәре. Калганнары да эш көннәре булып исәпләнми. Шуңа күрә мәктәпләрдә укулар булырга тиеш түгел. Әгәр дә 9–11 сыйныф укучылары өчен имтиханнарга консультацияләр оештырырга телиләр икән, моны әти-әниләр белән бергәләп хәл итә. Башлангыч сыйныфларда кизү төркемнәре ачарга мөмкин. Бакчаларда 4–7 майда кизү төркемнәре ачу каралган. Әгәр әти-әниләрнең теләге булса инде. Тик шуны әйтәсем килә. 1–11 майга кадәр бөтен халык ял иткәндә, балаларны китерүне күз алдында тотмыйбыз. Шуңа күрә моны дөрес аңлатырга кирәк. Өстәмә белем бирү учреждениеләре үз форматларында матур итеп эшләргә тиеш. 1 һәм 9 Май бәйрәмнәре балаларсыз үтми. Көллиятләрдә – ял көннәре. Вузларда укуларны дистант рәвешендә оештырырга мөмкин. Карар нигезендә бу эш көннәре саналмый.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү