Һәр солдатка — бер агач

Бүген Җиңүнең 76 еллыгына багышлап Татарстанда «Хәтер бакчасы» дигән акциягә старт бирелде. Казанда агач утырту өч урында узды. Матюшино, Биектау, Иске Казан урманчылыклары янәшәсендә узды. Акциядә Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, Татарстанның Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров белән Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

— Бүген республикада барлыгы 350 мең агач утыртылачак. Әлеге агачлар сугыш кырында ятып калган 350 мең якташыбыз хөрмәтенә утыртыла. Әлеге акция 20 апрельдән башланып 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, -ди министр.

Сүз уңаеннан, республикада 75мең агач утыртылган. Акция тәмамланганчы аларның саны барлыгы 1млн. га җитәчәк. Россия күләмендә исә яуда калган солдатлар истәлегенә 27 млн. агач утыртылачак.


Фикер өстәү