Путинга ана капиталыннан файдалануны киңәйтүне тәкъдим иткәннәр

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Президент Владимир Путинга ана капиталыннан файдалануны киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Известия” яза.

Басма мәгълүматларына караганда, вице-премьер ана капиталын бала тугач ук шәхси йортларны мөстәкыйль төзү һәм төзекләндерү (хәзерге вакытта балага өч яшь тулгач кына аны бу максатка юнәлтергә мөмкин), шулай ук капиталны балага хосусый белем бирүгә (лицензиягә ия булган шәхси мәгариф оешмалары турында сүз) тоту мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән.

Дәүләт башлыгы бу тәкъдимне хупласа, вице-премьер Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына әлеге яңалыклар буенча закон проектлары әзерләү бурычын куячак.

Исегезгә төшерәбез: гамәлдәге кагыйдәләр ана капиталын балаларга белем бирүгә (шартлары: балага 25яшьтән артык булмаска, ә белем бирү оешмасы Россиядә булырга тиеш), торак шартларын яхшыртуга, ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга, шулай ук инвалид балаларны тормышка җайлаштыруга тоту мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү