Калфаклы хатын-кызлар милли мәгариф турында сөйләшергә җыелды

Киләчәк – милли мәгарифтә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә үткәрелгән VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кунаклары әнә шул фикердә.

20–22 майда Казанда узган әлеге чарада Россиянең 60 төбәгеннән һәм чит илләрдән 300 делегат катнаша. Алар «Адымнар – Казан» күптелле мәгариф комплексы»нда булдылар, татар басмалары баш мөхәррирләре, язучылар белән очраштылар, Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукай премиясе лауреатлары белән фикер алышуда катнаштылар.

«Җыенның үзәк темасы – милли мәгарифне үстерү. Бөтен дискуссион мәйданчыкларда без әнә шушы темага фикер алыштык. Моннан тыш уңышлы татар гаиләләрен барладык, халыкка тәкъдим иттек. Тагын бер үзенчәлекле тема бар: без тарихта калган күренекле хатын-кызларны азмы-күпме беләбез, хәзерге заман шәхес хатын-кызларны, гомумән,  белмибез бит», – диде «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Моннан тыш кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрелә. «Алтмыш төбәктән килгән сөлге үрнәкләре – алар барысы да сәнгать үрнәкләре. Ул чигешләрне киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк, чөнки аларда – хәтер, милли код салынган. Намазлык чигү, дисбе ясарга өйрәтү мәйданчыклары да бар», – диде оешма рәисе.

 

 


Фикер өстәү