Йолдызнамә/ 24 – 30 май

Кучкар (21.03 – 20.04) Ыгы-зыгыдан, шау-шудан читтәрәк булырга тырышырсыз. Берни турында да борчылмагыз – кирәкле әйберләрнең барысы да кулыгызга үзеннән-үзе диярлек килеп керәчәк. Кыскасы, язмышыгыздан бик тә юмарт бүләкләр кабул итүгә әзер торыгыз. Кемнәрнедер – балалары, кемнәрнедер  бердәнберләре сөендерәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Иң яхшы сыйфатларыгызны, талантыгызны күрсәтү өчен шәп мөмкинлекләр килеп чыгар. Акыл көчегез, сөйкемле сөягегез һәм балаларча ихласлыгыгыз белән күпләрне әсир итәрсез. Кыюлыгыгыз, үзенчәлекле фикер сөрешегез бик күп проблемаларның очына чыгарга ярдәм итәр. Бер дустыгыз белән очрашып күрешү күптәнге борчуыгызны оныттырыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Өйдә дә, хезмәт урынында да баштанаяк эш-мәшәкатьләргә чумарсыз. Тик артыгын тырышуның сәламәтлеккә сугу куркынычын истә тотыгыз. Шуңа күрә, вакыт бик тар булса да, ара-тирә ял иткәләп тә алыгыз. Атна ахырында күңел тынычлыгына китерердәй бер яңалык ишетерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бернигә карамастан, һәр кайда һәм һәр нәрсәдә өстен чыгарсыз.  Килеп туган форсатны гына кулдан ычкындырмагыз! Эш урынында яңа мөмкинлекләр ачылачак, акчагыз ишәячәк. Сәламәтлек мәсьәләсендә генә игътибарлырак булыгыз: салкын тидерү куркынычы юк түгел.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна башында гаиләгездә бераз гына ыгы-зыгы булып алырга мөмкин. Көнчелек аркасында… Эштә дә катлаулы бурычларны үтәргә туры килер шикелле. Әмма, бәхәсләшеп, юкка вакыт уздырмасагыз, барлык кыенлыкларны тел-теш тидергесез ерып чыгачаксыз.

Кыз (24.08 – 22.09) «Йолдызлы сәгать» сезнеке! Мәхәббәт, иҗат, файдалы элемтәләр, кыйммәтле яңа әйберләр – барысы да тырышлыгыгыз һәм талантыгыз җимешләре! Эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен дә мөмкинлекләр ачылачак.  Өстәвенә әле алга таба тормышыгызга зур этәргеч бирердәй яңа танышларыгыз  да пәйда булачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Киеренке һәм күп эшләргә әзер торыгыз.  Тик хезмәтегезнең лаеклы әҗерен күрү өчен байтак кына көтәргә туры килмәгәе. Шуңа тумаган тайның билен сындырмагыз – кыйммәтле әйберләр алуны планлаштырып, баш катырмагыз. Атнаның икенче яртысында гаиләгезгә кагылышлы сөенечле хәбәрләр ишетерсез.

Чаян (24.10 – 22.11) Дусларыгыз һәм таныш-белешләрегез матур гына сюрпризлар ясар. Өйдәге, шулай ук эштәге бәхәсле мәсьәләләрне тиз генә хәл итеп кую өчен зирәклек таләп ителер. Ярдәм кирәк икән – тартынып тормагыз: тирәгездәгеләрнең берсе дә үзегезне авыр мәсьәләләр алдында ялгыз калдырмаячак.

Укчы (23.11 – 21.12) Мөһим эш-гамәлләрне читкә куеп, серләрегезне беркемгә дә ачмыйча, күләгәдәрәк кенә йөрергә тырышыгыз. Шулай икән, якыннарыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән төкерек чәчә-чәчә бәхәсләшүдән, ямьсезләнешүдән котылып калачаксыз. Сәламәтлегегез турында онытып җибәрмәгез: чипсы ише зыянлы ризыклар белән мавыкмагыз һәм чамасын белмичә ашамагыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атнаның беренче яртысы – акча мәсьәләсен хәл итү, кыска гына сәфәргә чыгып керү өчен искиткеч уңайлы чор. Ә менә икенче яртысында уяулык кирәк: телефон аша үзегезне алдаулары бар! Шуңа күрә чит кешеләр шалтыратса, трубканы алмаска тырышыгыз, аласыз икән – «чуклы-чачаклы» бер генә тәкъдимгә дә ризалык бирмәгез.

 Сукояр (21.01 – 19.02) Үзегездә зур көч-куәт сизеп, элекке «баш авырту»ларны көлеп кенә искә алырсыз. Энергиягезнең ташып торуы тормышыгызны яхшы якка бору мөмкинлеге бирер. Ләкин туганнарыгыз арасындагы күптәнге проблемалар янә баш калкытырга мөмкин. Шуңа күрә алар белән бик сак аралашыгыз.

Балык  (20.02 – 20.03) Тәнкыйтькә исегез китмәсен: көнләшү галәмәте генә бу. Ялгышрак фикер йөртүегез сәбәпле, өйдә тавыш кубарга мөмкин. Хәер, инде икенче көнне үк татулашу өчен бик әйбәт сәбәп чыгар. Планнарыгызны беркемгә дә ачып салмагыз, юкса офыкта үзегезгә аяк чалырга маташучылар пәйда булыр.

 

 


Фикер өстәү