Кәҗә әнисе ташлаган эт баласын тәрбияләп үстергән

Байкал арты өлкәсендә җирле көтүчеләрнең алабай токымыннан булган этләре балалаган. Әмма яшь ана эт баласын ашатудан баш тарткан.

Хуҗалар эт баласын кызганып, күптән түгел бәкәйләгән кәҗә янына урнаштырганнар. Кәҗә этне үз «гаиләсенә» ала. Көчек көннән-көн ныгый һәм үсә.

Хәзер этне кәҗәдән аерыр вакыт җитә, аны кабат үз «гаиләсенә» озатачаклар. Әлегә хуҗалар да, табиблар да тәрбиягә алган «ана» белән «бала» үзләрен ничек тотар дип борчылалар, әмма икесе дә килешерләр дигән өметтә алар.


Фикер өстәү