Владимир Путин Aurus машинасын йөртүе хакында сөйләгән

Россия Президенты Владимир Путин үзебездә җитештерелгән Aurus автомобилен югары бәяләгән. Ул мондый машинага пассажир буларак кына утырып калмыйча, үзе йөртеп каравын да әйткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Татарстанда предприятиене ачу тантанасы вакытында видео-конференц элемтә аша чыгыш ясаганда Путин әлеге проектта катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтен белдерде.

Конвейердан төшәчәк автомобильләргә сорау булачак булачак, дип ышандыра илбашы.

— Мин мондый машиналарда йөрим, үзем дә руль артына бер генә тапкыр утырмадым. Бу чыннан да барлык дөньяви стандартларга туры килгән, лаеклы, сыйфатлы машина, — дип бәяләгән Путин.


Фикер өстәү