Татарстан урманнарында янгын чыгу ихтималы бик зур дип бәяләнә

Татарстан урманнарында янгын чыгу ихтималы зур булып кала (4 класс хәвефлелек саклана). Ә инде республиканың көнчыгыш төбәгендә бу көннәрдә 5 класс хәвефлелек көтелә, бу – янгын куркынычы  гадәттән тыш  зур дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 14 майдан 21 көнгә кадәр урманнарда булу, транспортка утырып керү чикләнелә. Урман хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, чикләү режимы, узган елдагы кебек, октябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин: 2020 елда, явым-төшем булмау сәбәпле, янгынга каршы режим 20 октябрьдә генә алынды.


Фикер өстәү