Иртәгә, 4 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көчле җил булыр дип фаразлана. Төнлә җилнең тизлеге 17 м/с, ә көндез 17-22 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез 18-23 градус җылы булачак.
5 һәм 6 июньдә Татарстанда яңгырлар көтелми. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында явым-төшемнәр фаразлана. Төнлә 7-13, көндез 20-26 җылы булыр дип фаразлана.
Киләсе атна көнбатыш циклон йогынтысы сизеләчәк. 7-8 июньдә кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Дүшәмбе көндез 22-27, сишәмбе 20-25 градус җылы булыр дип көтелә.