Россиядә коронавирус эпидемиясенең кайчан бетәчәген фаразладылар

Россиядә быел җәен яки көзен коронавирусның өченче дулкыны килеп чыгу куркынычы юк, эпидемия бетүгә таба бара. Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог, аеруча хәтәр инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов РИА Новости хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Агымдагы елның җәе һәм көзендә чирнең ниндидер дулкыны булмас дип уйлыйм. Чираттагы ял вакытында кешеләрнең күп йөрүләре һәм күп аралашулары белән бәйле ниндидер “тирбәнеш”ләр булырга мөмкин анысы. Әмма чир йоктыручылар саны көннән-көн кимиячәк”, – дигән иммунолог.
Белгеч әйтүенчә, антитәнчекләргә ия булмаган – инфекция кичермәгән яки прививка ясатмаган кешеләре күп санда калган төбәкләрдә генә тискәре күренеш күзәтелергә мөмкин.

“Хәзер төбәкләрдә антитәнчекләр буенча тестлар уздыру һәм антитәнчекләрсез кешеләр күп булган җирләрдә, чиргә котырынырга ирек бирмәс өчен, тизрәк вакцинация үткәрергә тырышу кирәк”, – дип билгеләп үткән Жемчугов.

Белгеч сүзләренә караганда, ил күләмендә эпидемия– инде төгәлләнү стадиясендә.


Фикер өстәү