Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы, генерал Диниуллов вафат

Бүген иртән Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов вафат булган. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа 59 яшь иде.

Дамир Диниуллов озак еллар эчке эшләр органнарында хезмәт итте. 1999 елдан ул Татарстан ЭЭМның янгынга каршы тору буенча дәүләт идарәсен җитәкләде. 2002-2018 елларда эчке эшләр министры урынбасары булып эшләде. 2018 елда исә аны ДОСААФның Татарстандагы төбәк идарәсе рәисе итеп билгеләделәр.


Фикер өстәү