Татарстанда Сабантуй бәйрәмендә ат халык өстенә менгән

Татарстанның Балтач җирлегендә арбага җигүле ат зур тизлек белән халык өстенә менгән. Вакыйга нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән, дип яза «Казанский репортер».

Барысы да ел саен уздырыла торган Сабантуй бәйрәмендә булган. Инцидент видеога эләккән. Атлар мәйдан булап әйләнгәндә ниндидер мизгелдә бер ат түгәрәк эченнән чыга һәм халык өстенә менә.

Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр. Арада бер бала булуы турында хәбәр ителә.


Фикер өстәү