Татарстанда ат белән машина бәрелешеп 3 кешенең гомере өзелгән

Коточкыч фаҗига узган төндә Минзәлә районында булган. Бикбау белән Калморза авылы янындагы юлда ВАЗ-2112 машинасы белән ат бәрелешкән. Бу хакта menzela.ru хәбәр итте.

Фаразлар буенча, машина зур тизлектә килгән һәм йөртүче юлда пәйда булган атны күрмәгән. Һәлакәткә очраган машина юл кырыена чыгып, агачка бәрелгән. Автомобиль пассажирларының өчесе үлгән, дүртенчесе авыр хәлдә Чаллы хастаханәсенә озатылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү