Казанда 137 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Казанда 137,4 мең кеше коронаврустан вакцинация ясаткан.

«Бүгенге көндә Казанда 137,4 мең кеше коронавируска каршы вакцинация үтте. Аларның 54 меңе –  60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр», – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе утырышында.

Казанның өч сәүдә үзәге янындагы мобиль пунктта – 11 мең, җиде метро станциясендә 5 меңләп кеше прививка ясаткан.

– Вакцина ясатучылар саны җитәрлек булмау вирусның тиз таралуына китерә, — ди Жаворонков.


Фикер өстәү