Көндез йокымсырап йөрүнең сәбәбен аңлатканнар

Табиб-хирург, гепатолог, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Монахов “Пятый канал” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көндез йокымсырап йөрүне, ә төнлә, киресенчә, йокысызлыктан интегүне бавыр эшчәнлегендәге кимчелекләр белән аңлатырга мөмкин булуын әйткән.

“Хәлсезлек, алҗыганлык, көндез йокымсырап йөрү, төнлә исә күзләргә йокы кермәү бавырда ниндидер чирләрнең баш калкытуы турында сөйләргә мөмкин”, – дигән табиб. Ул шулай ук тән тиресенә һәм күз агына саргылт төс йөгерүнең, укшыту, уң як кабырга астында авырту пәйда булуның да бавырда кимчелекләр барлыгын күрсәтүен әйткән.
Монахов бу органның сәламәтлеге өчен Урта диңгез диетасын тотарга, Омега-3 маен (балыкта күп) күбрәк кулланырга, шулай ук физик эш яки күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш иткән.


Фикер өстәү