Улым, сиңа әйтәм – халкым, син тыңла

Әлеге гаилә белән аралашканнан соң, «Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы» дигән халык мәкале искә төште. Удмурт халкының мәдәнияте, гореф-­гадәтләре, милли ризыклары белән яхшы таныш булган Марианна ханым Кузнецова белгәннәрен өч баласына да «сеңдереп» калырга тырыша. Җыр-биюгә, үз телләре һәм традицияләренә гашыйк гаиләнең көннәре ничек уза соң?

– Ирем Александр белән 1995 елның апрелендә өйләнештек без. Аңа кадәр алты ел егет белән кыз буларак кына аралаштык, хатлар алыштык, – дип искә алды Марианна ханым. – Мин – Татарстанның Менделеевск районыннан, ә ирем – Удмуртиядән. Өйләнешкәнче очрашулар булды инде, кичке уенга, минем янга килә иде. Аннан өйләнешергә уйладык. Туебыз барлык традицияләргә туры китерелеп уздырылды: бер көн – кәләш ягында, бер көн – кияүнекендә, кыс­касы, ике көн буе күңел ачтык.

Бүген алар өч бала – ике кыз һәм бер баһадир үстерә. Өчесе дә сәнгатькә гашыйк, дип искәртте әниләре.

– Әтиебез генә сәнгатьтән читтәрәк, ә балаларыбыз һәм үзем җыр-биюдән башка яши алмыйбыз. Олы кызым һәм улым сәнгать мәктәбен тәмамладылар, уку дәверендә дә, хәзер дә дистәләгән бәйгедә катнашып кына торалар. Кечкенәсе «Ля-ля-фа» вокал студиясендә җырлый. Олы балалар да яныбызда булганда, гаилә белән чыгыш ясый идек, мөмкинлек булган саен, бәйгеләрне дә калдырмадык, – ди ул.

Өйдә күбесенчә удмурт телендә аралаша алар. Халык җырларын яратып башкаралар, заманчаларын да беләләр.

– Оят та инде әйтергә, әмма кече кызыбыз удмурт телен бик яхшы белми әле. Әби белән бабасы үлеп китте, авылга да сирәк кайта башладык, мизгелен тотып кала алмадык шул. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә соң өйрәндем туган телне. Мәктәптә укыганда, удмурт теле юк иде бездә. Педагогия көллиятенә килгәч, махсус курслар уздым, – дип сөйләде Марианна ханым.

Һөнәре буенча героинябыз – ­мөгаллимә. 1993 елдан бирле «кайныйм», ди бу өлкәдә.

– Бүгенге көндә удмурт балалары белән «Чингыли» якшәмбе мәктәбендә мәш килеп ятабыз. 2004 елдан «Купанча» удмурт җыр ансамблен дә җитәклим. Ә 2014 елда Менделеевск шәһәренең удмурт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Кыскасы, тормышым удмурт мәдәнияте белән бәйле минем. Шуңа балаларым да аңа тартыла. Өйдә, мәсәлән, җыелышып, милли бизәнү әйберләре, алъяпкыч һәм күлмәкләр тегәбез. Буыннан-буынга күчкән йомшак җитен күлмәкләрне дә кадерләп саклыйбыз. Инде «яшьләре» 50дән артты, ә без әле дә аларны киеп, сәхнәдә чыгыш ясыйбыз!

Кул эшләре белән беррәттән, умартачылыкны да сөя Марианна ханым. «Элек әтигә булышырга ярата идем. Хәзер инде җай чыкканда гына, әмма яратып башкарам ул эшне!» – ди ул үзе.

Аш-суга да оста булып чыкты ул. Удмурт халык ашлары белән гаиләсен еш сыйлый икән:

– Удмурт ашларын бик яратабыз: зырет белән табан (сөт киселе), сөттә пешкән ботка, тары яки бәрәңге бе­лән кыстыбый, каз ите белән тары боткасы, шәңгә, балан, эремчек, арпа яки бодай ярмасыннан пирог, гөмбәле аш… Боларның барысын да әнием өйрәткәнчә әзерлим, – дип сөйләде ул.

Кузнецовлар – үрнәк гаилә. Ләкин алар кебек үз традиция­ләренә тугры калучылар гына азрак бүген.


Фикер өстәү