Сөйләү дә, тыңлау да гөнаһ

Ялганның җәһәннәмгә илткәнен һәркайсыбыз белә. Сүздән эшкә күчкәч кенә никтер телне тыеп калу читен. Үз гомерендә бер тапкыр да ялганламаган кеше юктыр ул. Дөрес эшләмәвен белә торып та, кайчак башка чара булмаганлыктан да ялганлый адәм баласы. Ничек кенә булмасын, бу гадәт безне гомер буе озата бара. Ялганның чиге бармы? Ялганчыны киләчәктә нәрсә көтә? «Шамил» мәчетенең имам–хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

– Мәхмүт хәзрәт, ислам дине ялганга нинди мөнәсәбәттә?

– Ислам дине күзлегеннән караганда, ялган – иң җирәнгеч сыйфатлардан санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсалам ялганның никадәр начар сыйфат икәнлеген аңлатып, бик күп киңәшләрен, хәдис, нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган. Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребездән сәхәбәләр: «Иманлы бәндә куркак була аламы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Әйе, куркак була алыр», – дигән. Сәхәбәләр аннан янә: «Иманлы бәндә саран була аламы?» – дип сораган. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсалам: «Иманлы бәндәдә күпмедер дәрәҗәдә бу сыйфатта та булырга мөмкин әле», – дип җаваплаган. Алга таба сәхәбәләр аннан: «Мөселман бәндәсе ялганчы була аламы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Юк», – дигән. Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр: «Дөреслек кешене – изгелеккә, ә изгелек җәннәткә алып килер. Ялган кешене, киресенчә, гөнаһка батырыр, ә гөнаһлар исә җәһәннәмгә – мәңгелек бәхетсезлеккә алып килер», – дигән. Димәк, ялган адәм баласын бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсез итә, кешеләр һәм Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәсен төшерә.

– Ислам динендә кайсы очракта ялганлау рөхсәт ителә?

– Исламда ялганларга ярамый дигән кагыйдәнең искәрмәсе дә бар. Хатын белән ир арасында фетнә булганда, яки ике дус, туган белән туган, күршеләр арасында ниндидер дошманлык сакланганда, аларны үзара дуслаштыру, мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен ялган сөйләп кую рөхсәт ителә. Берәр әйберне дөрес итеп әйткәндә кешенең үзенә, якыннарына зарар килә торган булса, нәрсәнедер әйтмичә, яшереп калу шулай ук рөхсәт ителә. Ялган рөхсәт ителүнең өченче очрагы сугыш вакытында күзәтелә. Сугышканда һәр ике як үз-үзен сакларга тырыша. Яу кырында ниндидер алымнар ясап, җиңү яулау өчен ялганлау дин тарафыннан шулай ук рөхсәт ителә.

– Русларда яхшы нияттән ялганлау дигән гыйбарә бар бит. Әйтик, кеше төшенкелеккә бирелмәсен өчен, аңа яман чире барлыгын әйтмиләр, яшерен сер итеп саклыйлар. Мөселман кешесенә болай эшләү рөхсәт ителәме? Кешегә авырлык китермәс өчен дөреслекне яшереп калырга ярыймы?

Кешенең авыруы җитди булып, чирнең алга таба тагын да көчәюе фаразланса, «сәламәт булачаксың» дигән сүз аның хәлен җиңеләйтсә, төшенкелектән коткарса, шушы теләк-ният белән авыруга дөреслекне әйтми калу рөхсәт ителә.

Мисал өчен, син бер кешенең ялганы турында белдең дә бу хакта өченче бер кешегә әйтергә телисең, ди. Болай эшләү гөнаһ саналамы? Теге кешенең ялганын фаш итеп, дөреслек урнаштырырга маташуның зыяны юкмы?

Мөселман кешесе берәр нинди дөреслеккә туры килмәгән, ялгыш булган әйберне күрә икән, бу очракта аны эшләгән кешенең үзен дә, башкаларны да саклап калыр өчен ялганны фаш итү рөхсәт ителә. Әмма бу очракта ялганны фаш итүче кеше үзенә зыян китерергә тиеш түгел. Икенче төрле әйтсәк, үзеңә зыян китермәү шарты белән ялганны фаш итү бик әҗерле гамәл санала. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Берәр тискәре эшне күрсәгез, ул эшне кулыгыз белән дөресләгез. Кулыгыз белән дөресли алмасагыз, телегез белән матур итеп кенә бу эшнең җирәнгеч икәнен җиткерегез. Анысы да барып чыкмаса, йөрәгегез, күңелегез белән булса да бу эштән разый булмагыз», – ди.

– Ислам динендә ялган детекторы ярдәмендә ялганны ачыклау рөхсәт ителәме?

Ялган детекторының 100 процент дөрес мәгълүмат бирәчәге, гаепсез кешене гаепле дип күрсәтмәячәге билгеле булса, бу очракта әлеге җиһазны кулланырга ярый. Ник дигәндә, ахыр чиктә угрының – угры икәнен исбатлау, җинаятьченең җинаятен ачыклау өчен кулланылучы корал бу. Шуңа күрә әлеге мәсьәләдә дин тарафыннан да бернинди тыюлар юк. Киресенчә, ул хәтта кирәк тә санала.

– Кешенең ялганлаганын белә торып ялган тыңлау гөнаһмы?

Ялганмы, башка төрле гөнаһмы – шуларны эшләүче кешеләр янында басып тору, аларга кул чабу, ялгышлыкларын рәхәтләнеп күзәтеп тору – барысы да бозыклык эшләү белән бер дәрәҗәдә. Болар бар да башка кеше эшләгән гөнаһка үз өлешеңне кертү белән бер. Шуңа күрә ялган сөйләгән кешенең ялганын тыңлау да рөхсәт ителми. Мөмкин булса, ул кешегә бу хакта җиткерергә кирәк. Алай эшләүнең дә файдасы булмаса, аның яныннан бөтенләй китеп баруың хәерле.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү