КАМАЗга бәрелеп биш кешедән торган гаилә һәлак булган

Әстерхан өлкәсендә коточкыч авария булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Kia автомобиле каршы як полосага чыгып КМАЗга бәрелгән.

Җиңел машина руле артында Әстерханның «Приоритет» автомәктәбе директоры булган. Аның белән бергә хатыны, 18 яшьлек кызы һәм балигъ булмаган ике улы һәлак булган.

Фаҗига шаһитлары коточкыч нечкәлекләре белән уртаклашты: бәрелештән соң, җиңел машина кюветка очып төшә, яна башлый, әмма ул вакфтта кешеләр әле исән булган.

Автомобиль бик нык изелгән була, урынга килгән коткаручылар да кешеләрне тиз генә чыгара алмый.

Коткаручыларга тагын да зуррак корбаннарны булдырмас өчен, шаһитларны янучы машина яныннан куып җибәрә.

— Аларга инде берни белән дә ярдәм итеп булмый. Яну урыныннан китегез, — дип мөрәҗәгать иткән коткаручылар.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү