Путин KazanSummit-2021 кунакларын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин бүген Татарстан башкаласында башланган “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммитында катнашучыларны сәламләде.

“Россия белән мөселман илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр яшәп килә”, – диелгән дәүләт башлыгының Кремль сайтында урнаштырылган мөрәҗәгатендә. Путин конфессияләр, цивилизацияләр арасындагы диалогка этәргеч бирү өчен хезмәттәшлеккә, халыкара тотрыклылык һәм иминлекне тәэмин итүгә, гаделрәк, демократиялерәк җәмгыять төзүгә игътибарын юнәлткән.
“Сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-техник, гуманитар өлкәләрдә һ.б. күпкырлы элемтәләр әйбәт нәтиҗәләрен күрсәтә”, – дигән Президент.

Дәүләт башлыгы чарада дискуссияләрнең эчтәлекле, конструктив рухта узуына ышаныч белдергән. Путин фикеренчә, чара хезмәттәшлекнең яңа формаларын һәм механизмнарын табарга, перспективалы уртак проектлар булдырырга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү