Татарстанның ковид госпитальләрендә кислородка кытлык юк

Татарстандагы барлык ковид госпитальләре медицина кислороды белән тулысынча тәэмин ителгән. Узган ел әлеге максатка 259 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Саннар теленә күчсәк, узган ел Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентларны медицина кислороды белән тәэмин итү өчен 15 мең метр көпшә әзерләнгән. Моннан тыш 2221 клапан, 1540 дымландыргыч урнаштырылган, сигез учреждениедә өстәмә рәвештә 14 газификатор (медицина кислороды саклана торган савытлар) төзекләндерелгән.

– Бу эшләр коронавирус инфекциясе йоктырган авыруларны кабул итә торган барлык ятаклар да Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә кислород белән тәэмин ителсен өчен башкарылды, – дип искәртте министр урынбасары.

Быел республикада медицина оешмалары төзү һәм төзекләндерүгә барлыгы 5,5 млрд сум акча бүленәчәк. Республика казнасындагы һәм федераль бюджеттан бүленгән әлеге акчага 25 оешманы төзекләндерергә җыеналар. Аларның 18ендә эш башланган инде. Бу максатта барлыгы 1,7 млрд сум акча тоту планлаштырылган. Моннан тыш республика районнарында 42 фельдшер-акушерлык пункты белән 4 табиб амбулаториясе дә төзеләчәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада онкология үзәкләренә булган ихтыяҗ да бетерелгән. Узган ел Әлмәттә махсус радиология корпусы төзелеп беткән.

– Хәзерге вакытта өч сәламәтлек саклау оешмасында төзекләндерү эшләре тәмамланды. Түбән Кама һәм Азнакайдагы Балалар шәһәр хастаханәсендә, Буа, Мөслим, Лениногорск, Түбән Кама үзәк район хастаханәләрендә дә эш тәмамланып килә, – диде төзелеш министры урынбасары Илдус Насыйров.

Быел сәламәтлек саклауның беренчел звено объектларын үстерү һәм модернизацияләү программасы да кабул ителгән. Быел анда 39 объект кертелгән. Шуларның – 12се яңадан төзеләчәк, калган 27 оешма капиталь төзекләндереләчәк. Алдагы биш ел дәвамында гамәлдә булачак әлеге программа кысасында 222 яңа медицина оешмасы төзү планлаштырыла. Моның өчен барлыгы 8,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге программа кысаларында төзелгән хастаханәләрнең берсе Питрәч районының Көек авылында урнашачак.

– Микрорайон үсә бара, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны да күп. Моннан тыш Түбән Камада, Казанның Дәрвишләр бистәсендә – балалар хастаханәсе филиалы, Әлмәттә – хастаханә, «Салават күпере», «Весна» торак комплексларында, Казанның Төньяк Чабакса бистәсендә – хастаханә бүлекләре төзергә планлаштырабыз, – дип, киләчәккә планнар белән уртаклашты Илдар Фатыйхов.

Фото: ВТ архивыннан


Фикер өстәү