«Бәхетле» кибетендә бер ир үзенә кул салырга омтылган

«Бәхетле» кибетләренең берсендә ясалган коточкыч кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Фотода курыккан кибет хезмәткәрләре һәм сатып алучыларны, котырынган ир һәм канга баткан идәнне күрергә була.

Әлеге хәл Залесный бистәсендәге кибеттә булган. Шаһитләр сүзләренчә, сәер ир кибеттә үзенә кул салмакчы булган.

Кибет хезмәткәрләре тиз арада полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртканнар. Сәер ирне алып киткәннәр. Аның ни өчен шундый адымга баруы турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.

Фото социаль челтәрләрдән алынды


Фикер өстәү