Фермер хуҗалыгының 210 гектар җиренә кем дәгъва итә? 

 Яңарак кына Апас районында булганда Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ибраһимов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгын башкаларга үрнәк итеп куйды. Игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә горурланып телгә алырлык күрсәткечләре бар аларның. Районда иң беренчеләрдән булып чәчүгә чыгалар, урып-җыюны да башкалардан күпкә элек тәмамлыйлар. Ел да шулай.

Эшләүчеләргә хезмәт хакы – республикада иң югарылардан. Хезмәт нәтиҗәләренә карап, ай саен 35–40 мең сум алучылар бар. Урып-җыю чорында берничә тапкыр артыграк та була, диләр. Кырларны карап әйләнгәннән соң, министр терлекчелек комплексына да кагылып узды. Меңнән артык мөгезле эре терлеге булган фермер хуҗалыгында якын араларда тагын 400 савым сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзегәннәр.

Кем әйтмешли, сөенеп яшисе генә кала да бит. Тик хуҗалыкта эшләүчеләрнең генә йөзләре борчулы. Озак еллар биредә бригадир булып эшләүче Мансур Гыймранов моның сәбәбен урап-нитеп тормыйча, турыдан ярып салды. «Пай җирләребезне Казаннан килеп тартып алмакчылар», – ди.

Борчылырлык та шул. Шәхси хуҗалыкларда ишегалды тутырып асраган малларны кыш дәвамында тиешенчә тәэмин итәр өчен күпме азык кирәген бик яхшы белә алар. Шуңа да, ел саен күпьеллыклардан кимендә өч уңыш алырга тырышалар. Корылык бимазалаган елны 210 гектар җиреңә читтән килеп хуҗа булмакчылар. Төп юнәлеше терлекчелек булган хуҗалык бу кадәр җирдән колак кагасы килми.

Хәер, авыл кешесеннән пай җирен беркем тартып ала алмый анысы. Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров әйтүенчә, закон нигезендә пай җирен бары тик арендага биреп яки сатып кына була. Җирле хакимият карамагындагы сөрү җирен кемгә дә булса арендага бирүнең үз тәртибе бар.  Сөрү җире беренче чиратта шул җирлектә яшәүчеләргә тәкъдим ителергә тиеш.

Закон кырыс, әмма гадел. Шуңа да читтән килеп, җиргә хуҗа булырга теләүчеләрне Ябалак авылы халкы үз иләге аша үткәрә. Әмма законны әйләнеп үтәргә тырышучылар барыбер үзенекен итә. Төрле юллар белән сөрү җирләрен эләктереп калмакчы булалар. Соңгы вакытларда андыйлар аеруча активлашты, ди Камияр Байтимеров.

Бу кадәресен Росреестрның Татарстан идарәсе мәгълүматлары да раслый. 2021 елның 7 аенда Татарстан авылларында «Җир турында»гы Законны бозу очраклары 3800дән артып киткән! Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт һәм Кукмара районнарының һәркайсында 120дән артык закон бозу очраклары теркәлгән. Арада иң еш кабатланганы – урау юллар белән пай җирләрен үзләренеке итмәкчеләр.

Максатлары – җир эшкәртү, мул уңыш үстерү булса, бер хәер. Җир кишәрлеген алу белән аны тагын да кыйммәтрәк бәядән сату ягын карыйлар. Бүген җир белән алыш-биреш итү акча эшләүнең иң кулай юлына әверелеп  бара, ди Росреестр белгечләре.

Чыннан да, Казаннан килеп 210 гектар җиргә дәгъва белдерүче ике ир-атның Ябалак авылы җирләрендә иген игәргә җыенуына ышануы да кыен. Тик авыл халкы да  тикмәгә борчылмый бугай. Пай җирен сатып алучылар кулында да ниндидер документлар бар, диләр.  Кызыксынып киттем.

– Бу турыда Зөфәрдән дә яхшырак белүче юк. Аның белән сөйләшеп кара әле, – дип киңәш бирде хуҗалыкта агроном булып эшләүче Альберт Хөснетдинов.

Чыннан да шулай икән. Югары уку йортын тәмамлаганнан бирле шушы хуҗалыкта эшләүче Зөфәр Ибраһимов туган авылы тарихы, аның данлыклы кешеләренең язмышы белән кызыксынып яши. Җиде буын әби-бабаларының нәсел шәҗәрәсен  дә  өйрәнгән.  Хуҗалык тарихы турында ул туплаган тарихи документлар, фото-истәлекләрдән бай эчтәлекле музей ачарлык.

– Безнең хуҗалык 1929 елда оешкан. Баштарак Вахитов исемен йөрткән, 1959 елда Свердлов колхозы булып оеша, – дип сөйли ул. – Үзгәртеп корулар башлангач, хуҗалыкны «Дуслык» дип йөртә башлыйлар. Бездә хуҗалыкның гомуми җыелышта кабул ителгән Уставы, тиешле органнарда теркәлгән документлары да саклана. Мин моны ни өчен сөйлим? Хикмәте шунда: документларда хуҗалыкның барлык җир кишәрлекләре турында мәгълүмат тупланган.

Сакланып калган документлардан билгеле булганча, 1992 елда Самара фәнни-тикшеренү институты белгечләре ярдәме белән хуҗалык җирләре тагын бер кат исәпләнә, сөрү җиренең чикләре билгеләнгән картасы раслана. Авыл халкына пай җирләре дә шул документлар нигезендә бирелә. 1996 елның 15 апрелендә хуҗалыкта яшәүче 520 кешегә 5,2 гектар исәбеннән пай җирләре дә шул документлар нигезендә өләшенә. Пайга кермәгән 87 гектар җир хакимият  карамагына бирелә.

2002 елның 5 мартында ул чагындагы район башлыгы Азат Хәнифатуллин   хуҗалыкның 100 гектар җирен – шәхси милек буларак, ә 110 гектар җирне аренда шартларында улы Алмаз Хәнифатуллинга бирү турында фәрман чыгара. Җир өчен көрәш шул вакытлардан башланып, 2006 елга кадәр дәвам итә. Барлык булган документлар нигезендә һәм авыл халкының кискен каршы чыгуын исәпкә алып, прокуратура һәм суд органнары хуҗалык җирен чит кулларга бирү турындагы карарны законсыз дип таба һәм карар гамәлдән  чыгарыла. Тик бүген килеп туган сорау – шул хәлләрнең дәвамы дигән фикердә авыл халкы.

– Мәсьәләгә Татарстан Республикасы Арбитраж суды тарафыннан 2007 елда нокта куелганнан бирле, тынычланып калган идек. Иртәрәк булган. Алмаз Хәнифатуллин кушуы буенча, Казаннан ике ир-ат килеп, бездән җир даулый. Әйтүләре буенча, алар бу җирне 4 миллион 500 мең сумга сатып алган. Үзенеке булмаган җирне ничек сатарга мөмкиндер инде, – дип аптырый Зөфәр Ибраһимов.

…Әле кайчан гына авылларда меңнәрчә гектар сөрү җиренә хуҗа табу кыен иде. Болганчык суда балык тотучылар, хакимияткә якын булудан файдаланып калучылар да юк түгел. Казан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән зур вәгъдәләр белән килеп, җиргә хуҗа булып алганнан соң, халыкны кәкре каенга терәтеп калдыру очраклары да булгалады. Тик бүген авыл халкы да уяу. Җирләрен теләсә кемгә бирүгә бердәм рәвештә каршы торалар. Ябалак авылында да пай җирләре белән әвеш-тәвеш китерергә җыенучыларның чын йөзен ачу өчен тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннәр. 2007 елда ук прокуратура һәм суд органнары чыгарган карарны санга сукмыйча, җир даулап йөрүчеләр җавапсыз калмас дип ышанасы килә.

 

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фермер хуҗалыгының 210 гектар җиренә кем дәгъва итә? ” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ