Бер хатын-кыз улын елаган өчен вәхшиләрчә кыйнаган

Август башында Самара өлкәсеннән бер яшьлек улы һәм бергә яшәгән ире белән Казанга килгән хатын-кыз шәхси йортка килеп урнашкан булган.

Ир белән хатын низагка кереп, бер-берсенә кычкырыша башлагач, сабый куркып елый башлаган. Ә ана курыккан баласын тынычландырып тормаган, киресенчә, кыйнап ташлаган. Аннары әйберләрен җыеп, улы белән әти-әниләренә кайтып киткән.

Бер атнадан соң хатын Казанга әйләнеп кайткан һәм  баланың хәле начарланып киткән. Ябык баш сөяге җәрәхәте алган һәм кулы сынган сабыйны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Хәзер Самара өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек хатын-кызга карата Россия Җинаять кодексының 111 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү